Татарның сәяси тарихы

Европа белән Азия кисешкән төштә, Идел буендагы урманнар һәм далалар арасында хәзерге Казан татарларының болгар бабалары биләгән борынгы җирләр ята. Биредә, Идел һәм Кама елгалары арасында, VI гасырдан башлап Идел Болгары дәүләте яшәп килгән. Бөек Болгардагы төрки кабилә варислары җирле фин-угор халыклары белән кушылып, күпкатлы мәдәни һәм тел катнашмасы барлыкка китергән. Болгарлар Идел буенда утрак тормышка күчеп, Болгар һәм Биләр шәһәрләренә нигез салган. 922 нче елда Алмыш хан, Багдадтан илчеләр чакырып, дәүләт дине буларак ислам кабул иткән. Бу карар сәяси әһәмияткә дә ия, чөнки ул вакытта болгарлар яһүди Хазар каганатына каршы көрәштә хәлиф ярдәменә мохтаҗ була. Ислам җирле халыкның милли тәңгәллеге нигезенә әйләнә. Болгар аксөякләре әмир һәм хан титулларын ала, болгар җирләре мөселман дөньясының иң төньяк өлеше санала. Ислам цивилизациясе җирле халыкка гарәп язуы, әдәбият һәм яңа халыкара элемтәләр китерә.

X–XII гасырларда Болгар шәһәрләре Борынгы Русь кенәзлекләре белән сәүдә итеп һәм сугышып килә. Идел буйлап сәүдә ике якка да файдалы булса да, низаглар да күп була. Рус елъязмаларында Юрий Долгорукий һәм Андрей Боголюбскийның Болгар иленә походлары һәм болгар гаскәрләренең җавап һөҗүмнәре теркәлгән. Киеренке мөнәсәбәтләр болгарларны башкалаларын көнчыгышка, Биләр шәһәренә күчерергә мәҗбүр иткән.

XIII гасырда Идел Болгары өстендә яңа куркыныч пәйда була: монгол явы. 1223 нче елда Сүбәдәй баһадир гаскәре Калка янындагы бәрелештән җиңү белән кайтып барганда көтмәгәндә болгар гаскәре тарафыннан тар-мар ителә, бу монголларның сирәк очрый торган җиңелүләреннән берсе була. Ләкин тиздән монголлар тулы көч белән кире әйләнеп кайта. Биләр яндырыла, Болгар, Сувар һәм Җүкәтау шәһәрләре җимерелә, халыкның бер өлеше үтерелә яки урманнарга кача. Идел Болгары Җүчи улысына – Алтын Урдага кушыла. Болгар хәрабәләренә хан ставкасы урнаша.

Бәйсезлекләрен югалтуга карамастан, болгарлар чагыштырмача автономияләрен саклап кала алган. Аларның җирләре Чулман һәм Нократ елгалары буендагы Болгар улысына керә, сәүдә һәм һөнәрчелекнең мөһим үзәгенә әверелә, ә Болгар мәдәнияте Алтын Урда мәдәниятенең бер өлешенә әйләнә. Монголлар барысын да җимереп бетерми, ә җирле традицияләрне үзләренә сеңдерә. XIV гасырга халык Чулман алды төбәгенә күчеп китә, һәм аерым әмирлекләр барлыкка килә. Болгарларның варислары яңа күчмә халыклар белән кушылып, алардан кыпчак диалектын һәм хәрби гадәтләрен үзләштерә. Шулай итеп, болгар, кыпчак һәм фин-угор тамырлары кушылуы нәтиҗәсендә татар, башкорт һәм чуаш кебек яңа халыклар барлыкка килә.
«Татар» этнонимы ул вакытта төрки-монгол чыгышлы Урданың барлык вассалларына карата кулланылган. Башта «татар» сүзе Байкал күленең көньяк-көнчыгышындагы кабиләләргә карата әйтелгән, ләкин Батый хан һөҗүменнән соң славяннар һәм көнбатыш европалылар бу исемне көнчыгыштан килгән теләсә кемгә карата кулланган. Әкренләп «татарлар» атамасы болгар улысы халкына һәм аларның варисларына карата кулланыла башлый, ләкин алар үзләрен гасырлар буе «мөселманнар» яки «казанлылар» дип атауга өстенлек бирә. Рус аң-фикерендә «татар» атамасы озак вакыт «татар изүе» белән бәйле хурлык тамгасы булып кала. Бары тик XX гасырда, аеруча Совет чоры ахырында гына татарлар бу атаманы үз милләтенең исеме буларак аңлы рәвештә кабул итә.

14-15 нче гасырларда Алтын Урда зәгыйфьләнә. Аксак Тимернең, рус гаскәрләренең һәм Нугай урдасының һөҗүмнәре Болгар улысы шәһәрләрен җимерә. Элекке башкалаларның көленнән яңа үзәк – Казан барлыкка килә. Ул беренче тапкыр 1370 нче еллар тирәсендә ныгытылган Иске Казан шәһәрчеге буларак телгә алына. Риваять буенча, шәһәргә җимерелгән Биләр шәһәреннән килүчеләр нигез салган, алар Иделның югары ярын сайлаганнар. Казан көнчыгыш һәм төньяк җирләр арасындагы сәүдәдә арадашчы ролен үти. Ефәк, тире, бал һәм күн ташучы кәрваннар Идел буйлап агыла.

1438 нче елда Алтын Урда ханзадәсе Олуг Мөхәммәт тәхет өчен көрәштә җиңелеп, Идел буена килә, биредә Казанны яулап алып, Чыңгыз нәселеннән чыккан ханлыкка нигез сала. Шул рәвешле Казан ханлыгы, яки Казан вилаяте барлыкка килә. Мирас итеп ул дәүләт дине буларак Ислам динен, Болгарның алга киткән шәһәрләрен һәм тәңкә сугу эшен ала, шул ук вакытта кыпчак-монгол традицияләренең дә дәвамчысы була. Сарай теле – төрки кыпчак теле була, аксөякләр Чыңгыз нәселеннән булуы белән горурлана, ә гаскәр атлы көчләргә таяна. Ханлык мари, чуаш, удмурт, мордва һәм башкорт күчмәләренең җирләрен үз эченә ала; алар салым түли яки армиядә хезмәт итә. Казан ханлыгы Көнчыгыш Европаның эре сәяси үзәгенә әверелә.

Русь белән мөнәсәбәтләр башта ук киеренке була. Олуг Мөхаммәт хан Мәскәүгә, Түбән Новгородка һәм Рязаньга каршы яуга бара, кенәз Василий IIне әсирлеккә ала һәм Мәскәүне ясак түләргә мәҗбүр итә. Соңрак Мәхмүд хан ханлыкны ныгытырга һәм аның чикләрен киңәйтергә тырыша. Шул ук вакытта Урда хәрабәләрендә башка татар дәүләтләре барлыкка килә: Кырым, Әстерхан, Касыйм ханлыклары һәм Себер ханлыгы.

15 нче гасыр азагына Мәскәү белән Казан Иделне кулда тоту өчен турыдан-туры көндәшләргә әйләнә. Икесе дә Урда варислары, бары тик Мәскәү хакимнәре славян титуллары белән аерыла. 1487 елда Мәскәү гаскәрләре Казанны вакытлыча басып алып, Мәскәү яклы Мөхәммәд Әмин ханны куялар, ләкин ханлыкны тулысынча дәүләткә кушу карары булмый. 16 нчы гасырда Мәскәү белән Казан арасында дистә елга бер диярлек сугышлар чыгып тора, алар тыныч сәүдә һәм үзара никахлар чоры белән чиратлашып килә. Казан Мәскәү кенәзлеге сәясәте белән килешмәгән кенәзләр һәм качкын крестьяннар өчен сыену урыны була.

1520нче елларда Казан тәхетендә Мәскәү гаскәрләрен җиңә алган Кырым ханы Сәхибгәрәй утыра. Соңрак ул Казанда яп-яшь улы Сафагәрәйне калдырып качарга мәҗбүр була, аксөякләр кулы астында идарә иткән Сафагәрәй Мәскәү белән Госманлы империясе арасындага балансны саклый. 1530 нчы елларда Мәскәү хакимиятне үзгәртә: тәхеткә Мәскәүгә тугры Җангали утыра, ә аның хатыны ногай морзасы кызы Сөембикә була. Ире вафатыннан соң Сөембикә фактта ханбикәгә әйләнә, ул дипломатия һәм никахлар аша тигезлекне сакларга тырыша.

Мәскәүнең яңа патшасы, Явыз Иван, ниһаять, Казанны буйсындырырга карар итә. 1540-1550 нче елларда ул берничә хәрби кампания оештыра. Халыкның бер өлешенең Кырым вассалларыннан канәгатьсезлеген файдаланып, рус гаскәрләре Казан төбәгенә керү урынында Зөя ныгытмасын төзи һәм эчке фетнәгә ярдәм итә. Сөембикә улы белән әсирлеккә төшә, ханлык җирләренең бер өлеше Мәскәүгә күчә. Әмма соңрак хакимияткә Рәсәйгә каршы партия килеп, Мәскәү гарнизонын юк итә һәм Явыз Иван каршы сугыш игълан итә.
1552 нче елда татарларның язмышын үзгәрткән зур бәла килә. Көзен заманча артиллерия белән коралланган Явыз Иванның күп меңле гаскәре Казанны чолгап ала. 2 нче октябрьдә, каты һөҗүмнән соң, шәһәр яулап алына. Соңгы хан Ядегәр-Мөхәммәт әсир итеп алына, ханлык юкка чыга, һәм аның җирләре Рәсәй дәүләтенә кушыла. Татарлар өчен бу фаҗигале борылыш була: Казанның яулап алынуы белән алар дәүләтчелекләрен югалта һәм шул көннән гасырлар буена чит ил хакимиятенә буйсыну чоры башлана. Шәһәр җимерек хәлгә килә, мәчетләр җимерелә яки чиркәү ителә, дистәләрчә мең кеше үтерелә яки коллыкка куыла. Рус тарихчылыгында бу «Казанны алу» дип атала, ә татарлар өчен – милли фаҗига.

Казанның яулап алынуы Идел төбәген колонияләштерүне тизләтә. Берничә елдан соң Мәскәү Әстерхан ханлыгын яулап ала, һәм Идел, Урал һәм Көнбатыш Себер төбәкләре әкренләп Рәсәй хакимияте астына керде. Яулап алынган җирләрдә ныгытмалар салына, гаскәрләр урнаштырыла, ә җирле халык чукындырыла.

Казанда хан сарае урынына православ соборы салына, һәм яңа кирмән төзелеше башланды.

Яулап алу тиз генә булмый. 1552 нче елның декабрендә үк Идел буе халыклары арасында киң колачлы күтәрелеш башлана. 1552-1556нчы еллардагы Казан сугышы бәйсезлекне торгызу өчен соңгы омтылыш була. Баш күтәрүчеләр рус гарнизоннарын юк итә, ныгытылган лагерьлар кора һәм Нугай урдасыннан ярдәм ала. Мәскәүдә хәтта Казаннан баш тарту турында җитди сөйләшү була. Ләкин көчләр тигез булмый. Җәза экспедицияләре, яңа полклар һәм йомышлы татарлар бу каршылыкларны баса. Күп кенә татар аксөякләре үтерелә, һәм Идел төбәге бушап кала.

Шәһәрләр җимерелгәннән соң, тартып алынган җирләр алпавытларга, чиркәүләргә һәм йомышлы русларга бүлеп бирелә. Казан татарлары идарәче катламын югалта һәм дәүләтсез халыкка, Мәскәү патшалыгы эчендәге колониягә әйләнә. Рус хакимияте репрессияләрне аксөякләрнең бер өлешен чукындыру һәм хәрби хезмәт аша үзенә кушу омтылышлары белән бергә үреп бара. Моның гади мисалы – Чыңгыз хан нәселеннән булган Касыйм ханы Симеон Бекбулатович, Явыз Иван аны вакытлыча формаль рәвештә «Бөтен Русьнең Бөек кенәзе» дип игълан итә, соңыннан провинциягә җибәрә.

1552 нче елдан соң меңләгән татар куыла яки качып китә. Аларга стратегик яктан әһәмиятле урыннарда урнашу тыела, аларны шәһәрләрдән ерак төбәкләргә күченергә мәҗбүр итәләр. Күп гаиләләр Кырымга, Нугай урдасына яки Себергә күченә. Мәчетләр төзү тыелганлыктан, ислам яшерен хәлгә төшә, һәм балалар еш кына рус гаиләләренә тапшырыла. Чукынудан баш тарткан татарлар «ясакчылар»га әйләнә, ягъни алар махсус салым түли һәм хәрби хакимияткә буйсына. Шул ук вакытта патша ягына күчкән һәм хезмәтләре өчен утарлар һәм хезмәт хакы алучы сугышчылардан һәм морзалардан торган йомышлы татарлар катламы барлыкка килә.

Шулай итеп, Рәсәй үз хакимиятен ныгыту өчен кулланган татарларның аерым төркемнәре – мишәрләр, типтәрләр һәм нагайбәкләр барлыкка килә. Мәскәү белән килешүгә кергән мишәрләр җир ала һәм ислам динен саклап кала, шуңа күрә алардан Мәскәүгә тугрылык көтелә. Типтәрләр – чыгышы белән татар һәм фин-угорлардан, алар казаклар белән дәүләт крестьяннары арасында арадашчы ролен үти. Алар күрше җирләрдә урнашып, башбирмәс башкортларны дилбегәдә тотарга ярдәм иткән.

XVIII гасырда яңа күтәрелешләр башланда. Татар һәм мари гаскәрләре бергәләп ныгытмаларга һөҗүм итә, мөстәкыйльлекләрен кире кайтарып, үз диннәрен якларга тырыша, ләкин патша гаскәрләре һәр юлы яндырып җимерү тактикасы белән җавап бирә. Казан Идел төбәгеннән, Урал һәм Себердән ясак җыю үзәге була, ул «чит милләт кешеләре» кешеләре белән идарә итүче фәрманнар системына кертелә.

Пётр I реформалары татар аксөякләре өчен өстенлекләрнең калдыкларын да юк итә. Күп кенә морзалар үз милкен саклап калу өчен православиега күчә, рус аксөякләре яки бер хуҗалыклы хуҗалар («однодворцы») составына керә. Калганнары җирләрен югалта, ләкин динен һәм телләрен саклап кала. Шул ук вакытта миссионерлар басымы көчәя. Анна Иоанновна чорында Яңа чукындыру идарәсе (”Новокрещенская контора”) эшли башлый, ул правослау диненә күчкән татарларга өстенлекләр бирә, ә каршылык күрсәтүчеләрне салымнар һәм хәрби хезмәткә чакыру юлы белән җәзага тарта. Керәшеннәр һәм яңа керәшеннәр исемле аерым төркем барлыкка килә – бу үз телләрен һәм кайбер гореф-гадәтләрен саклап кала алган, әмма правослау дөньясына кушылган чукынган татарлар.

Екатерина II вакытында борылыш чоры башлана. Мөселманнарның тугрылыгын тәэмин итү максатыннан ул дини сәясәтне йомшарта, Казан татарларына яңа җәмигъ мәчет – әл-Марҗани – төзергә рөхсәт ителә, аннары дини түземлек турында фәрман чыга. Рухи тормыш яңара башлый. Мәдрәсәләр ачыла, муллалар кануни рәвештә эшли. 1788 елда Уфада Ырынбур мөселман диния нәзарәте барлыкка килә – бу мөфти җитәкчелегендәге беренче дәүләт мөселман үзәге була. Рәсәй империясе татарлар белән үзенә бер төрле «иҗтимагый килешү» төзи. Аларның тугрылыгы һәм колониаль сәясәттә катнашуы өчен дин һәм мәдәният иреге бирелә.

XIX гасыр башы татарларның яңарыш чорына әйләнә. Сәүдәдә актив татарлар Европалы Рәсәй белән Азия арасында арадашчы була. Татар сәүдәгәрләре кәрваннар белән Үзәк Азиягә һәм Себергә йөри, заводлар ача һәм иганәчеләргә әйләнә. Казанда алар күпфатирлы йортлар, мәчетләр һәм нәшриятлар салалар. Казан татарча китап бастыру һәм мәгариф үзәгенә әверелә.

Биредә дин галиме, тарихчы һәм реформатор Шиһабетдин Мәрҗани эшләгән. Ул мөселман мәгарифен яңартуга һәм татарларның чын тарихын өйрәнүгә өнди. Ул үткәннәр белән кызыксынуны дингә генә түгел, Болгар һәм Казан ханлыгы хәтеренә дә нигезләнеп үстерүгә ярдәм итә.

XIX гасыр ахырыннан башлап җәдитчелек хәрәкәте, ягъни мөселман мәгърифәтчелеге хәрәкәте көч ала. Яңарыш тарафдарлары «ысул-җәдит» – Коръән белән беррәттән математика, тарих һәм географияне дә өйрәтүче яңа укыту ысулын керттеләр. Казан һәм Ырынбурда мондый уку йортларының саны дистәләгән була. Дини фикер ияләре Муса Бигиев, Ризаэтдин Фәхретдин һәм Галимҗан Баруди исламны яңарту һәм аны заманча шартларга яраклаштыру юлларын эзли.

Яңа язучылар һәм шагыйрьләр пәйда була. Иң күренекле шәхес, «татар халык шагыйре» Габдулла Тукай, миллилек идеяларын тере халык телендә формалаштыра. Тукай һәм аның замандашлары иске Госманлы стиленнән читләшеп, хәзерге әдәби татар теленә нигез сала.

Шул ук вакытта татарлар һаман да яклаусыз хәлдә кала бирә. 1897 нче елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда татарлар Казан губернасы халкының нибары өчтән берен генә тәшкил итә. Татарлар 1891-1892 нче еллардагы каты ачлыктан зур зыян күрә.

1905 нче елгы инкыйлаб татарларга үз тавышларын ишеттерү мөмкинлеген бирә. Гәҗит-журналлар, театр һәм партия түгәрәкләре барлыкка килә. 1905 нче елда бөтенрәсәй мөселман сәяси оешмалары арасында беренче булып «Иттифак әл-Мөслимин» (Мөселманнар берлеге) партиясе оештырыла, ул империя мөселманнарын берләштерә. Конгрессларда алар автономия, тел һәм дин мәсьәләләрен тикшерә. Татар депутатлары Дәүләт думасы әгъзалары була һәм мөселман фракциясенең төп өлешен тәшкил итә. Лидерлар арасында Ахмет Цаликов, Садри Максуди, Фатих Кәрими һәм Йосыф Акчура була.
1917 елда монархия җимерелгәч, татарлар үз дәүләтләрен – Идел-Уралны булдырырга омтыла. Мөселман конгрессларында автономия мәсьәләсе карала, Россиянең Эчке өлеше һәм Себер төрки-татар мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте игълан ителә. Планда конституция төзү, чикләрне билгеләү һәм хакимият органнарын булдыру карала. Ләкин большевиклар көчле мөселман автономиясен күрергә теләми. 1918 елда алар Идел-Урал структураларын юк итә, мөселман шураларын тарката һәм элитаның бер өлешен репрессияли, ә калганнары акларга кушыла яки мөһаҗирлеккә юнәлә.

Лидерларның кайберләре Ильяс Алкин кебек яңа хакимият белән сөйләшүләр алып барырга тырышса, кайберләре Садри Максуди кебекләр чит илгә китү ягын карый, Европа һәм Төркия университетларында эшләвен дәвам итә. Идел төбәгендә бердәм төрки дәүләт төзү проекты уңышсызлыкка очрый.
1920 нче елда башкаласы Казанда булган Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырыла, ләкин татарлар яшәгән җирләрнең барысы да аның эченә кертелми. Керми калган җирләр күрше төбәкләргә эләгә. Совет хакимияте тамырлаштыру сәясәте алып бара, татар теле рәсми тел итеп игълан ителгәч, ул мәктәпләрдә укытыла һәм татарча гәҗитләр бастырыла. 1927 нче елда гарәп язуыннан латин язуына, ә 1939 нчы елда кирил имласенә күчү калган төрки дөнья белән багланышларны өзә.

Шул ук вакытта милләт бик зур фаҗигаләр кичерә. 1921-1922 нче еллардагы ачлык йөзләгән мең кешенең, аеруча татар авылларында яшәгән халыкның, гомерен өзә. 1930 нчы елларда милкектән мәхрүм итү һәм репрессияләр татар зыялыларының һәм дин әһелләренең күпчелеген юк итә. Мөселман халыклары өчен аерым үсеш юлы тарафдары булган татар коммунисты Мирсәет Солтангалиев кулга алынып атып үтерелә, ә аның исеме миллилекне эзәрлекләү символына әверелә.

Боларның барысына карамастан, татар мәдәнияте бу чорны да кивеп исән кала ала. Икенче дөнья сугышы елларында меңләгән татар Кызыл Армия сафларында сугыша. Сугыштан соң, контроль һәм идеологиягә карамастан, театрлар, язучылар һәм композиторлар эшләрен дәвам итә, телне һәм гореф-гадәтләрне саклап кала.

Буйсындырылган, юкка чыгу чигендә торган халыктан татарлар үз мәдәниятен һәм телен саклап кала алган, Рәсәй күләмендә икенче урындагы зур милләткә әверелә. Казаннан тыш, Мәскәү дә татар тормышы үзәкләренең берсенә әйләнә, анда зур татар җәмгыятьләре барлыкка килә. Татарстанда Болгар һәм Иске Казан шәһәрләренең борынгы исемнәре кире кайтарыла, Сөембикә ханбикәгә, шагыйрь Тукайга һәм башка тарихи каһарманнарга һәйкәлләр куела. Хәтта «Казанны яулап алу» яки «Казанның җимерелүе» сүзтезмәләре арасындагы бәхәс тә империячел күзлектән милли хәтер күзлегенә күчүне чагылдыра.

Татар тарихы – яңару сәләте һәм миллилекне сакларга омтылыш кыйссасы. Дәүләтен югалткач, татар чит хакимият астында телен, динен һәм мәдәниятен саклап калып, «дәүләтсез милләт»кә әверелә. Бүгенге глобаль үзгәрешләр чорында да татар көнчыгыш белән көнбатыш арасындагы юл чатында тора, үз асылын саклап калырга һәм үз тарихын үзе язарга тырыша.
Гасырлар буе чит хакимият астында яшәп тә, бу милләт исән калу гына түгел, дөнья мәдәнияте хәзинәсен баета алган һәм тамырларының кайда икәнен хәтердә тотып, үз тарихын язуын хәзер дә дәвам итә.

Бу – «Барысы да монда башланды: Империя тарихына эсселәр» подкасты – мәктәп дәреслекләрендә табылмый торган хикәяләр.

 Русча варианты

Как Гиркин и Москва хотят навязать татарам православие | АЙСИН

Кремлевские не дремлют. Они, как и во времена Ильминского, во второй половине XIX века, вынашивают планы по насаждению православия среди мусульманских народов. Помимо силовых и административных механизмов они используют и иные методы, называемых сейчас аббревиатурой ИПСО.
Небезызвестный военный преступник Стрелков-Гиркин тоже задействован в этом деле. Недавно вышло интервью некой Динары Бухаровой, главы организации «Православные татары» (не кряшены), её муж офицер ФСБ, с Гиркиным, где они рассуждали, что христианство идейная основа Поволжских народов и многое другое в этом бредовом виде.
Это лишь небольшая часть большого проекта Москвы по насаждению лубянского православия и внесения сумятицы в рядах мусульман и тюрков.

Мужское начало татар и свет Севера как залог возрождения

Татарскому восприятию сегодня не хватает мужских символов. Мужской энергетики. У татар превалирует женская переменчивая стихия, которая утягивает в комфорт и расстилает по земле. Мужское начало — это всегда преодоление, магнетическая мощь утверждения своего, принимаемого за подлинное, аутентичное. Это степное мышление суровых условий, где нет комфорта, очага и уюта. Поэтому мы самый северный мусульманский народ.

Но мы фиксируем, что патриархальность (не как сугубо физиологический аспект, но шире — метафизический) уступила место мягкотелым компромиссам. Мудрость — хитрости. Мясо и кумыс — чак-чаку и бәлешу.

Тотальный контроль — это признак женского управления, считающей что сыновья участь быть всегда маменькином-сыном, находящимся на попечении у мачехи. Читай, России!

Этот гештальт плетёт косу, из которой мужскому нет выхода. Что уж правда, так это то, что от женщины не уйдешь, как и от ее иллюзий, ее чарующей красоты. Поэтому культура (женская ипостась) противопоставлена искусству (мужскому).

Татарские танцы — это женская экстатика, культура повествования полна женскими образами. Массовая культура — это воспроизводство пошлости и профанности. В нее превратилась живая, но строгая мысль.

Ветхий изнеженный милләт рассыпается на наших глазах. Итог закономерный. Был ли он субъектом вообще? Был! Но в моменты противостояния, обнаружения себя в качестве противодействующий силы инерционным процессам внутри двойного государства (по Френкелю).

Как только мы встроились в рамки московского мира, сначала политически, а потом и идеологически — обрушились. Никакая культура не спасает. Это постмодернистская блажь, обманка в виде неравноценного обмена: вы нам сдаёте свои политические и цивилизационные ценности, а мы вам разрешаем танцевать и петь в тюбетейках, да и иногда охать от сожаления потери прошлых и былинных завоеваний.

В этих случаях говорят так: в прошлом у них было прекрасное будущее.

Но и будущее ведь аморфно. Время — это вода. Поток. Но истоков реки можно достичь только, если плыть против течения. По течению плывут только трупы, кто существует подлинно, тот идёт вопреки. Тот борется.

Надо понять следующее: женская бессознательная ориентация — забрать и сохранить. Раз мужчина попадает к женщине, читай, он находится под полным ее контролем. Поэтому контроль — это женский уровень онтологии, власть — мужской. Управляют по-женски, властвуют только мужчины. Настоящие мужчины, чья внутренняя ориентация исходит из гносеологического акта утверждать то, как должно быть, а не то, как оно есть сейчас. Преодоление ветхости. Стабильность это как раз-таки то, что вымучено как соглашательство с текущим. Это женская фундаментальная основа.

Но, как говорил тот же Ницше, «не бывает прекрасной поверхности без ужасной глубины». Женщина — это колоссальная бездна вопроса. Глубина, которая измеряется падением в нее мужчины.

Этим нас и потчевают, предлагая мнимую стабильность прозябания и увядания в пику энергии пробуждения. Лучше безмолвно спать, чем деятельно бодрствовать. Вот что навязывают нам «ухватители» власти, узурпаторы.

В эту бездну мужское татарское начало и продолжает падать…

Иоганн Гердер, известный германский историк культуры, деятель эпохи Просвещения писал о том, что народ может остаться один на один с небытием.

Я не разделяю всех его идей, но мысль интересная. Ее он облек в теоретическую форму, выплавленную из ультрагуманистического сплава, с элементами преклонения перед «природным человеком» французских энциклопедистов.

Но пассаж про «один на один с небытием» — это пламя в ледяной пустыне. Небытие это уход без следа в чёрную воронку, диссолюция, растворение в Ничто.

Когда Хайдеггер вопросил «Почему есть Нечто, а не Ничто?», он интуитивно ухватил ту самую золотую нить проблемы. Есть народы, ушедшие в небытие, навсегда поглощенные песками, морями или забыты историей. И нам надо об этом постоянно помнить!

Уйти без следа — не так нереально, как может показаться. История штука коварная.

При этом татары самый северный мусульманский народ. Нордическая стойкость и выносливость в самых экстремальных условиях — вот, что должно характеризовать татар. Север — особый экзистенциальный путь, где кончается комфорт и начинается воля!

Воля к власти.

Север останавливает поступь лжи. Она замерзает. Правда и свобода холодят изнеженное комфортом тело. На севере сходятся вектора жизни и смерти. Север — это максимизация усилий. Он антипод горячности. Так как он есть холодная рассудочность.

Надо зажечь свет Севера!

РУСЛАН АЙСИН

Идеи единства мусульман у татар в XX веке | АЙСИН

Тема: идеи и политические проекты по объединению мусульман Евразии у татар-мусульман в начале ХХ века. Как это все сопрягалось с революцией и фактором антиимперской борьбы.

Две модели Татарстана | Яңа Татарстан hәм азатлык

Прямой эфир политолога и общественного деятеля — Руслана Айсина. Рус hәм татар телендә.

Свободный Татарстан | Бәйсез Татарстан

Запись стрима члена правительства Татарстана в изгнании Аиды Абдрахмановой. Рус hәм татар телендә.